«Татарстан» дәүләт телеканалында эфирга чыгучы «Уйнагыз, гармуннар» телевизион тапшыруы икенче сезонны тәмамлап,
«Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын оештыра. Ул берюлы ике зур бәйрәмне берләштерә.
Казан дәүләт мәдният институтына 55, Казан телевидение студиясенә 65 ел. Чара 16 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институты концертлар залында узачак. Исегезгә төшерәбез «Уйнагыз гармуннар» тапшыруы — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә әзерләнүче «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак иҗади проекты. Ел ярым вакыт аралыгында 66 тапшыру эфирга чыкты. Уйнагыз гармуннар авылларда үз талантларын яшереп яткан 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша танытты, аларның гомер юлы белә таныштырды.











