Алдынгылар хәрәкәте исемен аклыймы? Чүпрәле районы активистларының күркәм эшләре турында.
Алдынгылар хәрәкәтнең барлыкка килүе, Россиядә балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә яңа алым. Татарстан бу юнәлештә башлап җибәүче регион. Тернәкләнеп килгән хәрәкәтнең Чүпрәле районында нинди эшләр башкаруын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Район җитәкчелеге ярдәмендә Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан күптән түгел сәламәтлеге чикле балалар өчен “Күңелле стартлар” уздырылды.
«Алдынгылар хәрәкәте» ул — бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба. Катнашучы гына түгел, алар оештыручы да.
Чүпрәле районының актив, тырыш һәм ` иҗади яшүсмерләре » Алга! Киттек! республикакүләм форумга да барып кайткан. Барлыгы 12 төрле юнәлештә эшли. Быел Чүпрәле алдынгылары Сәламәт яшәү рәвеше», Фән һәм технология», «Хезмәт, һөнәр һәм үзмәшгульлек», «Мәдәният һәм сәнгать»Париотизм һәм тарихи ядкарь», юнәлешләрендә бик күп чаралар оештырды. Алдынгылар хәрәкәтенә кушылучылар саны да елдан ел арта.
Мөршидә Җиһан Владимир Юрков Татарстан яңалыклары өчен махсус Чүпрәле районыннан.











