Һәр чорда кешелек тарихын кабатланмас талантларның иҗади энергиясе баета. Узган гасырның мәшһүр музыкантлары, шагыйрьләре, җырчылары калдырган якты эзләр, киләсе буыннарны яңа иҗатка рухландыра. Бүгенге талантларның карашлары биеккә, очар кошлар юлына төбәлсә дә, тамырлары ата-бабаларыбызның бай мирасына барып тоташа. Алар нинди генә ачышлар ясаса да, үткәннәрнең юлын онытмый.
«Кайтаваз. Әлфия Авзалова. Ике чор киселеше» – бик кызыклы проект. Чөнки Әлфия Авзалова үзе дә гомер-гомергә яңалыкны яратты. Аңа ниндидер яңа заманча әсәрләр кирәк иде. Ул репертуарына да, еш кына яшь композиторларның җырларын алды. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышыларын яңгыратучы «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырды.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.











