Татар китабы йортында “Кайгылы/Сагышлы” күргәзмәсе ачылды.
Аның һәр сүзе укучыга барып җитә, шагыйрь Закир Рәмиев татар әдәбиятенә “Дәрдемәнд” исеме астында кереп кала. Ул татар әдәбиятенең бөеклеген күрсәтүче иҗатчыларның берсе “Дәрдемәнд” сагышлы, моң зарлы кеше дигәнне аңлата. Шуңа да, Татар китабы йортында узучы күргәзмәне шагыйрьнең тәхәллүсе белән бәйләп, “Сагышлы” дип атаганнар.
Күргәзмәдә Милли музей фондларыннан экспонатлар күреп була. Поход самовары һәм юл сандыгы шәхси коллекциядән.
Рәмиевлар хәйриячеләр нәселе була. Алтын приискалар хуҗалары
күп кенә язучыларга ярдәм итә, газета-җурналлар бастыра. Рәмиевларнең “Вакыт” типографиясе Шәриф Камал, Риза Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимов кебек язучы-галимнәрнең беренче китапларын киң дөньяга таныта.
Дәрдемәнд иҗаты әле бүген дә татар шагыйрьләре өчен үрнәк, осталык мәктәбе булып тора. Сүзләрне камил шигъри юлларга сала белүче Дәрдемәнд мирасы барыбер дә халыкка килеп җитәрлек дәрәҗәдә ойрәнелмәгән.
Эльза Әхмәтҗанова, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары











