19 декабрьдә сәгать уникедә Россия президенты «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы башлана. Ул үз эченә турыдан-туры элемтә белән матбугат конференциясен берләштерә. Мөрәҗәгатьләр колл-үзәккә телефон шалтыратулары, смс- һәм социаль челтәрләрдә хәбәрләр рәвешендә килә. Россия Президентына бирелә торган иң популяр сораулар торак, газлаштыру, инфраструктура үсеше, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр һәм ягулыкка бәяләр белән бәйле. Кешеләрне еш кына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүгә бәйле сораулар да кызыксындыра. Программаны «Беренче каналда», «Россия 1», НТВ кебек федераль каналларда карарга мөмкин.











