Бәйрәм алдыннан Республикада, янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул киләсе атнадан, ягъни 25 нче декабрьдән башланып, 8 нче гыйнварга кадәр дәвам итә.
Казанда салютларны җибәрү өчен 4 мәйданчык билгеләделәр.Бу Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен эшләнә. Мәйданчыкларның урыннары экранда күрсәтелгән. Салютларны Идел буе районында җибәрергә мөмкин була — Каенлык урманындагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автостоянкада, Киров районында — Киров дамбасы яр буенда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында — Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендәге мәйданда, Совет районында — Казан ипподромы янында. Хокук бозучыларга–штраф яный.











