Бу игелекле эштә беркем дә битараф кала алмый. Актаныш районының Яңа Әлем авылы халкы да берләшеп ярдәм итә. Алар кышкы чорга маскировка челтәрләре әзерлиләр.
Тактадан урнаштырылган җайланмага сетка тарттырылган. Биредә махсус материалдан тасмалар кисеп аны урнаштыра баралар. Яңа әлем мәдәният йортында кызу эш кайный.
Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны челтәргә бәйләргә генә кирәк ди әлеге эштә катнашучы Гүзәлия ханым. Бирегә ул үз теләге белән ярдәм итү ниятенннән килгән.
Маскировка челтәрен үрү үзенчәлекләрен Яр Чаллы шәһәренә барып өйрәнеп кайттым ди Гөлчәчәк ханым. Шуннан соң үзенә ярдәмгә теләге булган авылдашларны җыйган. Махсус хәрби операциядә үзенең энесен югалтканнан ул, шуңа да карамастан бүгенге көнгәчә андагы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә.
Хәзерге вакытта кышкы чор өчен челтәрләр әзерләнә, материалларның каралы сорылы, ак төсләре яхшы. Егетләр соравы буенча маскировка челтәрләрен кирәкле зурлыкта хәстәрлиләр.
Маскировка челтәре белән бергә активистлар дроннан саклану юрганнары да тегәләр. Альбина Муллахмәтова бу эшне аның бар үзенчәлегенә төшенеп башкара.
Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш райолны.











