“Сез безнең таянычыбыз һәм нигезебез”, — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципалитетлар активына мөрәҗәгать итеп. Бүген Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советының 19нчы съездында узган елга йомгаклар ясалды һәм район һәм шәһәр дәрәҗәләрендә җитди игътибар таләп итә торган проблемаларны яңгыраттылар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына машиналарга һәм мәктәп автобусларына сертификатлар тапшырды.
Муниципаль берәмлекләр Советының 19нчы съездында катнашучылар өчен этаплы булды. Киләсе елда район һәм авыл депутатларының бишьеллык вәкаләтләре тәмамлана. Беренче нәтиҗәләр ясала.
Муниципаль берәмлекләр Советы башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин тәфсилле докладында шәһәр, район һәм авыл җирлекләре өчен иң актуаль темаларны атады. Мәсәлән, халыкның авылдан китүе. Сәбәпләрнең берсе — квалификацияле кадрлар җитмәү.
Башка сораулар арасында фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда малларның баш санын киметү. Сәбәбе шулай ук билгеле — сөт базарында бәяләр тотрыксыз булуы. Бу очракта Муниципаль берәмлекләр Советының тәкъдимнәре бар.
Су белән тәэмин итү һәм таушалган коммуникацияләр — барлык муниципалитетлар өчен диярлек беренче урында торучы сорау. Бүген коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика программасы булырга тора. Җирлек башлыклары Рөстәм Миңнехановка үзара салым программасы өчен рәхмәтле. Быел авыл халкы 350 миллион сум акча җыйган. Республика тагын бер миллиардтан артык өстәгән.
Урыннарда федераль һәм республика программалары буенча күп кенә проектларны тормышка ашыра алдылар.
Чыгышының беренче өлешен Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциягә һәрьяклап ярдәм итү бурычларына багышлады.
Муниципалитетлар хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә сизелерлек ярдәм итә, яралыларны реабилитацияләүдә булыша, гуманитар ярдәм җибәрә. Барлыгы җирле хакимият активистлар белән гуманитар йөк һәм солдатларга шәхси посылкалар белән яңа төбәкләргә 182 мәртәбә бару оештырды.
Милли проектлар буенча 37 миллиард сумга якын акча сарыф иткәннәр — бу 300-йөз объекттан артык, 3 миллион квадрат метрдан артык торак, стратегик магистральләр участоклары төзелгән. Катнашучылар «Безнең ишегалды» программасын дәвам итәргә тәкъдим ясады.
Рөстәм Миңнеханов моңарчы авыл җирлекләре башлыклары булып эшләгән сакчыларыбызга югары дәүләт бүләкләре тапшырды. Муниципаль хезмәткәрләр һәм район җитәкчеләре мактаулы исемнәргә һәм рәхмәт хатларына лаек булдылар. Шулай ук муниципаль берәмлекләре Советы Рәисенә авыл җирлекләре башлыклары өчен яңа автомобильләргә, ә мәгариф һәм фән министрына мәктәп автобуслары алу өчен сертификат тапшырды. Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Песошин «теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары.











