Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең яңартылган эшчәнлегенә 5 ел. Заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов башлаган хезмәт ничек дәвам итә? Апанай мәчетеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
1990 елның 29 ноябрендә Казанда Мөселман яшьләренең Ислам мәдәнияте „Иман“ мәркәзе оешты. Ул елларда халкыбызның мөселман китабына сусавын әлеге нәшрият чишмәбашы булды дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки ул вакытта тансыклаган аңлаешлы һәм арзан дини китаплар зур тиражлар белән чыгарылды.
Вәлиулла хәзрәт Якуповның игелекле эшчәнлеге хәзер Апанай мәчетенең «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге дәвам итә.
Татар телен һәм милли мирасны өйрәнүнең хәзерге заман ысуллары дип аталган конференция дә Нияз хәзрәт сөйләгән эшчәнлекнең бер юнәлеше.
Апанай мәдрәсәсе шәкертләре корьән укып башлаган мәгърифәти чарада чыгыш ясаган Әхмәт хәзрәт Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең тулаем эңшчәнлеге белән таныштырса Фәйзелхак Ислаев, Хатып Миннеголов кебек танылган галимнәр милли мирасны барлау әһәмияте турында сөйләде.
«Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге һәм Апанай мәчете эшчәлегенә үз өлешен кертүче абыстайларга сертификатлар тапшырылды.
Иске татар бистәсендә иң яхшы эшли торган мәхәлләләрнең берсе — Апанай мәчете. Мәчет каршында халык авыз иҗаты сагында торучы мөнәҗәт әйтү төркеме дә, милли кием-салым тегү остаханәсе дә эшли. «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге дә милли гореф-гадәтләребезне, бай мирасыбызны халкыбызга кайтаруга һәм саклауга үзенең лаеклы өлешен кертә.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.










