Республикада сәламәтлек саклау үсеше буенча федераль һәм республика дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Шушы көннәрдә, Яңа елга бүләк буларак, Апас районында балалар поликлиникасы үз ишекләрен ачты. Ике катлы бина барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән. Беренче катта поликлиника, икенчесендә стационар урнашкан.
Әлеге бина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
Мондый объектларның төзелүе, кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуның үсә бару дәрәҗәсен ачык күрсәтә.











