Гаилә елын йомгакланыр алдыннан якташларына бәһәсез бүләк ясады язучы, шагыйрә Гөлнур Айзат. Бәһәсез бүләкнең нәрсә икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
“Җиһаннур” – тарихи повесть. Әсәрдә Апас районнының Дәүләкәй авылы кызы, аның әти-әтиләре, гаиләсе язмышы сурәтләнә. Җиһаннур Гөлнур апаның әти-әтисе ягыннан туганы. Нәселебезнең үрнәге, аның турында калганнар да белеп торсын дип Гөлнур апага язарга әнисе вәсыять итә.
Кичә түрендә төп кунаклар Җиһаннур апа тәрбияләп үстергән балалар. Барысы да кичәне әниләрен күргәндәй булып тәэсирләргә бирелеп карады. Гөлнур апага ияреп елмайдылар җырладылар, урыны белән күзләр дә дымланды.
Җиһаннур апа — үз әниләре үлгән 8 балага икенче әни булып килә. Әмма бер генә бала да үзен үги дип хис итми. Без үги булганыбызны соңыннан гына белдек диләр.
Әнә шундый балалар тәрбияләп үстергән киң күңелле анага Гөлнур Айзат сүздән һәйкәл салып, балаларына -бәһәсез бүләк ясаган. Китап тәкъдим итү кичәсе исемен оештыручылар Җиһаннур апа истәлегенә “Әни җылысын саклап” дип атаган.
Табадан гына төшкән яңа китап тәкъдим итү кичәсендә китап язылышы хакыдла да,
сөйләнде, автор сүзләренә яхылган җырлар да яңгырады. Ятим бала алып тәрибяләүче аналарның сәхнә түреннән Гөлнур Айзатка рәхмәтләре дә залда утырусыларның күңелен йомшатты. һәркем үз әнисе җылысын тоеп утырган ул кичәдә рәхмәтләр дә бик күп яңгырады.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.











