Казан Кремлендә Яңа ел алдыннан традицион рәвештә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операция катнашучылары, мәдәният, спорт, хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Аларны Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде.
Яңа ел алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру күркәм традициягә әверелде.
Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә Республика мәньфәгатьләрендә күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Баһавиев Айдар. Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук республикада һәм илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында бик күп чаралар үткәреләчәк. Республика Рәисе агымдагы елның йомгаклары турында да сөйләде. Республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы инвестицион, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүләкләрнең берничәсе Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылды. 430нчы мотоукчылар полкы 5нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары капитан Александр Ионов билгеләп үткәнчә, мондый бүләк фашизмга каршы дәвам итүче көрәштә тагын да күбрәк көч бирәчәк. Шулай ук республиканың берничә күп балалы гаиләсе бүләкләнде. Мәсәлән, Евгений һәм Ирина Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булды. Алар биш кыз тәрбияли. Барлыгы 50гә якын бүләк тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов, тантананы йомгаклап, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Алия Галиуллна, Вадим Вольский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.











