Балаларның яңа ел хыяллары тормышка аша. Аларның рухын агросәнәгать продукциясенең сыйфатын бәяләү үзәге филиалы белгечләре ярдәмендә Кар кызы белән Кыш бабай күтәрде. Әлеге оешма “теләкләр чыршысы” бөтенроссия хәйрия проектында беренче ел гына катнашмый.
Игелек Марафоны күпләр өчен могҗиза кылу, өмет итү һәм баланың теләген үтәү мөмкинлеге. Петровлар гаиләсендә — 3 бала. 15 яшьлек Кирилл, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яхшы укый, олимпиадаларда катнаша. Яңа елга ул үз куллары белән җыеп була торган очкыч турында хыялланган. Аның 12 яшьлек энесе Ярослав хәзер йолдызлы күк йөзен телескоп ярдәмендә өйрәнә ала, ә 10 яшьлек Викториягә яңа ел тәм-томнарыннан үзенчәлекле бүләк тапшырдылар. Ә ул исә үз чиратында гимнастик сәләтләрен күрсәтте.
Башка балалар үзләренең ата-аналары белән агросәнәгать продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге филиалы хезмәткәрләренә килде.
Үзәкнең белгечләре Яңа ел алдыннан балаларның хыяллары тормышка ашсын, ә ата-аналары чын могҗизага ышанудан туктамасын өчен, һәр үзенчәлекле балага барып җитү мөһим диләр.
Дмитрий Второв, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.











