Республикада бүгеннән янгынга каршы махсус режим кертелә.
Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында иминлек тәэмин итү чаралары турында Республиканың Хөкүмәт Йортында утырыш узды.
Республиканың муниципаль районнарында меңнән артык чара уза. Кеше тормышы куркынычсызлыгын оештыру. Мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, халык күп җыелган урыннарда үз – үзеңне тоту, куркынычсызлык техникасын үтәү турында сөйләшүләр алып барыла.
Яңа ел бәйрәмнәре — елның иң киеренке һәм куркыныч чорларының берсе. Төрле һәлакәтләр һәм аварияләр барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1082 номерлы карары белән 2024нче елның 25нче декабреннән 2025нче елның 8нче гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
2024нче елның 18нче декабренә Татарстанда 4062 янгын булган, аларда 105 кеше һәлак булган, 189 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штарфлар турында әйтсәк, физик затларга 10000-20000гә кадәр, юридик затларга 400000-800000 сумга кадәр.
Яңа ел бәйрәм чараларын уздыру объектларының янгын куркынычсызлыгы торышы һәм пиротехник чаралардан файдалану турында да сүз кузгатылды. Бигрәк тә балалар күпләп була торган Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар, шулай ук пиротехник әйберләр җитештерү, саклау һәм сату урыннары билгеләнгән.











