Быел сайланган Җиденче чакырылыш парламентының сентябрь аеннан башлап 6 утырышы уздырылган, анда 100 дән артык мәсьәлә каралган. Дәүләт Советы тарафыннан 30 закон кабул ителгән һәм республика Рәисе тарафыннан имзаланган, шул исәптән 7 төп закон. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа елны каршылар алдыннан журналистлар белән традицион очрашу үткәрде. Ул анда Парламентның узып баручы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.











