Камал театрында Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби музыкаль кичә узды. Биредә икеләтә бәйрәм булды. Чараның нечкәлекләре турында алдагы язмада.
Әлеге кичәгә килүчеләр күренекле шәхесне искә алудан тыш, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү шаһитлары да булды. Катнашучы язган әсәрен тәхәллүс астында гына бирергә тиеш, бу жюри әгъзәларына гадел бәя бирү өчен эшләнә. Быел 1 урынга «Галәмне гизгән татар» пьесасы өчен Артур Ибраһимов лаек булды.
Нәкый Исәнбәт (Нәкый Закиров) татар әдәбиятын, сүз сәнгатен төрле юнәлештә үстәрүче, татар халкының яшәү рәвешен тирәнтен белгәнлектән аның бүгенгесен генә түгел, ә ерак тамырларын да ачучы. Зур бер институт эшләгән кадәр хәзмәт калдырган шәхес ул.
Күренекле татар язучысы, шагыйрь, галим-филолог, фольклорчы Нәкый Исәнбәткә багышланган кичәгә, якташлары Башкортостаннан ук килгән.
Шунсын әйтергә кирәк, сәхнәдә төрле буын вәкилләре катнашып, тамашачы күңелендә якты яңгыраш тапты. Димәк, шәхеснең иҗаты, тормышы яшь буында дәвам итә.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.











