Гомерен балалар тәрбияләргә багышлаган авыл укытучысы бүген бөтенләй башка тормыш белән яши.
Апас районы, Чури Бураш авылында яшәүче Лира Яруллина – һөнәре буенча педагог. Ул – 43 елга якын яшь буынга белем, тәрбия бирә. Балаларны рус теле, рус әдәбияты серләренә төшендерә, түгәрәкләр алып бара. Элек-электән гаҗәеп киңкырлы, талантлы шәхес ул. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Буш вакытларында бәйли, чигә, тегә, шигырьләр иҗат итә. Киндергә майлы буяулар манып, картиналар ясый. Шулай ук гөлләр үстерергә, тарихи, истәлекле урыннарга сәяхәт итәргә дә ярата.
Чури Бураш авылында яшәүче Лира Яруллинаның бөтен хезмәт юлы яшь буынга белем, тәрбия бирүгә багышланган. Ул Казан Дәүләт педагогика институтының тарих, филология факультетын тәмамлый. Һәм 1979нчы елда мәктәпкә кайтып эшли башлый. Рус телен һәм рус әдәбиятын укыта. 43 елга якын Апас районына хезмәт итә. Һөнәрен бик яратып башкара.
Лира Яруллинаның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Ул оста итеп бәйли дә, тегә дә, чигә дә. Кул эшләре белән бик күптәннән шөгыльләнә. Балалар үстергәндә аларга тегеп, бәйләп киертә. Ул киемнәрне әле хәзер дә кадерләп, истәлек итеп саклый. Лаеклы ялга чыккач исә күбрәк башка юнәлешне үз итә. Туган ягы табигатенә чыгып, хозурланып, аларны фотосурәтләргә төшерергә ярата. Тагын бер зур, яшьлек хыялын тормышка ашыра Лира апа. Ул киндергә майлы буяулар манып, төрледән-төрле картиналар иҗат итә.
Лира Яруллина туган ягына, аның табигатенә, матурлыгына гашыйк. Шуңадырмы, картиналарында ул күбрәк пейзаж сурәтли. Болын, кырлар, елга, тауларның барысын да ак биткә төшерә.
Рәсем ясау осталыгы Лира апага әнисеннән күчә. Балачагында ук алар бергә күктәге болытларны, бүрәнә өйдәге сурәтләрне, тәрәзәдәге бизәкләрне күрергә, рәсем итеп ясарга өйрәнәләр. Бүгенге көндә инде Лира апа ясаган картиналарның исәбе, саны юк. Алар бик күп. Барысының да үз тарихы бар. Барысы да күз явын алырлык. Зәвык белән эшләнгән.
Лира Яруллинаның талантына чикләр юк. Ул шигырьләр дә яза. Күңелендә туган хисләрен сүзләр тезмәсенә сала. Алар төрле темаларны үз эченә ала.
Лира Яруллина бик күп район, республикакүләм бәйгеләрдә катнаша. Җиңүләр, алдынгы урыннар яулый. Киң һәм күп кырлы талант иясе ул. Аның хезмәтләренә карагач, булса да булыр икән шулкадәр осталык дип уйлап куясың.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.











