Яңа ел яллары 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр. Бу көннәрдә җәмәгать транспорты ял көне тәртибе буенча йөри.
Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар төнге 2 гә кадәр, ә метро төнге 12:00 кадәр. Ә муниципаль машина кую урыннарына килгәндә — бәйрәм көннәрендә алар бушлай була. 7нче гыйнварьда, төнге хезмәттән соң, пассажирларны автобуслар тарата. Халык шәһәрнең барлык районнарына да барып җитә ала. Медицина оешмаларына килгәндә, Яңа ел бәйрәмнәрендә — хастаханәләр, бала тудыру йортлары, травматология үзәкләре тәүлек буе эшли. Ләкин бәйрәм көннәрендә поликлиникалар итәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. 4 нче гыйнварьдан анда диспансеризация һәм медицина күзәтүе узарга мөмкин. Ял көннәрен хастаханәдә үткәрмәс өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.











