Шушы көннәрдә генә,Татар халкының милли героен яңадан торгызуга багышланган «Туган Батыр» анимацион сериалының күптән көтелгән премьерасы булып узды. Бу уникаль вакыйга Казан Моллда, Киномакс кинотеатрында оештырылды. Премьерада тамашачылар сюжет үсеше һәм төсле (визуализациясе)күзаллау белән таң калдыра торган ябык күрсәтү форматында беренче серияләрне карау белән ләззәтләнделәр. Моннан тыш, әлеге проектка нигез салучы һәм «Туган Батыр»анимацион сериалы булдыру өстендә эшләгән команда белән аралашу мөмкинлеге дә булды.
«Туган Батыр» — тарихка һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән булдырылган, бу кыйммәтне балаларга һәм яшьләргә тапшырырга омтылучы халыкара бренд. Мавыктыргыч риваятьләр һәм маҗаралар ярдәмендә Туган Батыр яшь буынга рухи яктан баерга һәм ата-бабаларының гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә. Безнең яңа герой киләчәк буыннар өчен илһам чыганагы булачак.
Әлеге проектның максаты-Үз халкыңны яклаучы батыр образын популярлаштыру, шулай ук туган телне һәм бай милли мәдәниятне саклап калу. «Туган батыр» проекты туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт турында. Проект халыкара проект буларак күзаллана һәм гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә татар фольклор герое турында әкият-легенда ята, аның авторы — Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким.











