Кышкы каникулда Исәкчә “Яңа ел бәйрәме”н үткәрү күркәм традициягә әверелде. Саф һавада узган тылсымлы чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Лоторея уенында бер генә билет та бүләксез калмый. Исәкчә “Яңа ел бәйрәме”н оештыручыларның төп таләбе – әлеге уенда бары тик балалар катнаша.Җилләп яуган карга да балаларның исе китмәде. Һәрберсе, Кыш бабай белән кар кызына ярдәм итәргә ашыкты. Баксаң хәйләкәр елан, белән аждаха бәйрәм символы чыршыкайны урлаган икән.
Бүре полицейский , балалар ярдәме белән каракларның эзләренә тиз төште.
Саланыкылар да, каланыкылар да Кыш бабайга шигырь өйрәнеп килгән, ә бу исә бер генә бала да бәйрәмнән бүләксез китмәде дигән сүз.
Тылсымлы бәйрәм балаларга гына түгел , өлкәннәргә дә бик ошады. Кышкы каникулның иң истәлекле көне булып истә калыр әле ди балалар шатлыгын уртаклашкан Илдар Еремеев.
Исәкчә “Яңа ел бәйрәме”нең тагын бер бүләге – тәмле пылау.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин . Татарстан яңалыклары өчен махсус Буа районыннан.











