Республикабызның Диния Нәзарәте намаз укырга һәм динебез нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән проектның чираттагы сезонын башлап җибәрә. Алдагы 15 нче агым, Рамазан ае алдыннан ачыла. Беренче дәрес киләсе атнада, 25 нче гыйнварга билгеләнгән: ул Габдулла Тукай, 38 йорт адресы буенча Нәзарәт бинасында узар дип көтелә. Дәресләр атнага бер тапкыр, иртәнге сәгать тугыздан, көндезге уникегә кадәр Казан мәчетләрендә уза. Барлыгы 8 дәрес була.
Әлеге проектта катнашу өчен 24 нче гыйнварга экранада күрсәтелгән сылтама буеча теркәлергә яки 237-86-18 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.











