Кичә 13 нче гыйнварьда, Россия матбугаты көне билгеләп үтелде. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Алар белән очрашу ДОСААФ берләшмәсендә узды. Бу аңлашыла да, чөнки быел Ватанны саклаучылар елы.
Бүгенге көндә республикада 650 массакүләм мәгълүмат чарасы бар. Бу төрле телләрдә газета һәм журналлар, телерадиокомпанияләр һәм аларның филиаллары, радиолар һәм интернет-порталлар.Әмма барысының да бурычлары уртак — миллионлаган татарстанлылар өчен дөрес, төгәл, үтемле мәгълүмат җиткерү. Һөнәри бәйрәмдә хәбәрчеләр, мөхәррирләр, продюсерлар, операторлар дәүләт бүләкләре, шулай ук Республика Рәисе һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Татарстан» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар. Оператор Илдар Галәветдинов, компьютер графикасы рәссамы Олег Кобелев, Татарстан радиосы алып баручысы Раил Садретдинов, һәм «Вести Татарстана» шеф-мөхәррире Элмира Исмәгыйлева.











