Шәhәрдән авылга кайтып төпләнгән ханым үзенең хуҗалыгын кечкенә фермага әверелдергән.Алдагы видеоязмабыз Зәй раойнының Шыкмай авылында яшәүче Альбина Әхмәтшинаның хуҗалыгы турында. Аның хуҗалыгы кечкенә генә ферманы хәтерләтә. Озак еллар шәһәрдә яшәп, лаеклы ялга чыккач, ул туган нигезенә кайтып төпләнә, һәм берүзе күпләп кәҗәләр асрый башлый. Малларны карау серләре белән Албина Әхмәтшина -Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова белән дә уртаклашты,
Машка, Милька, Аэлика…Шыкмай авылында яшәүче Альбина Әхмәтшина үзенең кәҗәләренә яратып кушамат белән эндәшә. Җиде ел элек, аллергиядән интеккән хуҗабикә малкайларны асрый башлый. Бер баштан шулай 8 гә кадәр җитәләр.
Кәҗәләр витаминлы ризыклар гына ашый, ди Альбина Әхмәтшина. Кабак, чөгендер, кишерне үз итәләр. Ә кыш өчен сарай тутырып печән, арпа да әзерләп куелган.
Хуҗалыкта сакаллы хайваннардан кала куяннар да яши. Алары да аерым тәрбия һәм игЪтибар сорый. Тәм-том кебек карны да яратып ашыйлар икән.
Кәҗәләр, куяннар, аякка уралып йөрүче мәчеләре дә күп Альбина апаның. Барысын да берүзе тәрбияли. Һәркайсына күңеле киң, урыны җитәрлек хуҗабикәнең.
Адилә Борһанова, Юлия Казамарова.











