Һава торышының тотрыксыз булуы, уҗымнарга ничек тэәсир иткән? Уҗымнар ничек кышлый? Аларга зыян килгәнме? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан республикбазның раойннарында белгечләр басуларга чыкты. Әйтик, Актаныш раойнында уҗымнарның торышы язшы дип белдерделәр. Теманың дәвамы алдагы язмада.
Әнә шулай кар астындагы уҗымнарны алып, тикшереп карый белгечләр. Кышкы чорда үсемлекләрнең халәтен тикшерү максатыннан Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәткәрләре район басуларына чыкты.
Уҗымнарның торышы яхшы. Бүгенге көндә алар зыян күрмәгән. Әмма җирдәге туң катламының калынлыгы гына канәгатьләнерлек түгел ди белгечләр. Ул нибары 9 см ны гына тәшкил итә. ә үсемлекләрдә шикәр күләме кимемәсен өчен аның 25 см дан ким булмавы шарт.
9243 га мәйданда көзге бодай,110 га третикалий, 40 га лап арыш мәйданы бар. аларның исә имин кышлап чыгуы бик мөһим ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. “Актаныш” агрофирмасы баш агрономы Газинур Әһмәев белдергәнчә, бүгенге тикшерүләр алдагы көнгә ышаныч вәгүдә итә. хава шартлары уңай торып, 2025 ел уңышын яхшы гына җыеп алырбыз дигән ышанычта алар.
Басудан алынган әлеге уҗымнар өстәмә тагын лабороториядә тикшереләчәк.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.











