Башкалабыз Казанда яңа акция башлана. Шәһәр халкы Ватанны саклаучылар көне белән котлауларын автобусларның видеоэкраннарында калдыра ала.
Теләкләр язылган котлау хатлары 8 февральгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы теләкләр 100 автобуста барлыкка килер дип көтелә. Аларны 21, 22,23 февраль көннәрендә күрергә мөмкин була. Тулырак мәглүмат белән Казан мэриясе сайтнда танышрга мөмкин. Иң матур котлаулар җибәргән пассажирлар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатыла.











