Бу – Татарстанда икенче шундый уку йорты булыр дип көтелә. Беренчесе ир балалар өчен районның Борбаш авылында урнашкан. Нигез ныгытмасын салу тантанасыннан тулырак алдагы язмада.
Хәерле сәгатьтә .Башлаган эш беткән эш ди халкыбыз мәкале.
Пансионат төзелеше республикакүләм зур әһәмияткә ия, биредә киләчәктә районыбыздан гына түгел, ә республиканың төрле районнарыннан укырга теләк белдергән яшь кыз балалар өчен ислам дине нигезләре өйрәтербез ди төзелешкә хәер-фатиха биргән Җәлил хәзрәт. Ачылышын да күрергә язсын дип белдерде район башлыгы , әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклап.
1830 елда Гали ишан нигез салып калдырган мәдрәсә заманында гөрләп торган. Тарих та өлешчә кабатлана. Тамырлары Түнтәр җиренә тоташкан, районда, республикада игелекле хәйрия эшләре белән танылган меценатлар ярдәмендә зур төзелеш башланган. Комплекс эчендә 1912 елда төзелгән мәдрәсә-музей бинасы, борынгы мәчет бинасы дәресләр уку өчен һәм тагын бер мәдрәсә бинасы әти-әниләргә кунакханә итеп үзгәртелә.
Мөршидә Җиһан, Гөлйөзем Маннапова Татарстан яңалыклары өчен Балтач районыннан











