Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессында «Илһам чишмәсе» 5нче төбәкара җыр бәйгесенең беренче этабы узды. Бәйгенең беренче 2 елы Сарман җирлегендә оештырылды. Ул вакытта бәйге Сарман муниципаль районы белән берлектә шул җирлектә туып-үскән Гамировлар гаиләсенең финанс ярдәме белән үтте.
Илһам чишмәсе быел инде өченче тапкыр төбәкара күләмендә уза. Катнашучылар арсында 15 тобэк, 1 чит ил – Мисырдан бар. Икенче елга ике чит ил катнашырга сорап куйган, оештыручылар моны да хәл итә. Бэйге ике номинациядэ уткэрелэ. Татарстанның 35 районы һәм шәһәреннән балалар катнаша. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк Ырынбур өлкәсендә «Ак хисләр» бәйгесендә, «Көзге фестивальдә» дә Илһам чишмәсе номинациясен керткәннәр, бу да бәйгенең киң таралуын исбатлый. Географик яктан килсәк Мәскәү, Ростов-на-Дону, Новосибирский, Пенза, Пермь, Ырынбур, Удмуртия өлкәләреннән, Башкортостаннан катнашалар. Жюри әгъзалары да саллы Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артисты Әбүзәр Фәйзуллин һәм башкалар. Быел бәйгенең үзенчәлекләрен дә билгеләп үтте оештыручылар.











