Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәкләрен булдырырга җыеналар. Андый үзәк Яшел Үзән раойнында бар шундыйлар башка шәһәрләрдә дә барлыкка киләчәк. Бу турыда республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.
Ватанны саклаучылар елында – министрлык махсус хәрби операиядә ктанашөчыларга социаль тернәкләндерү һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен алгы планга
Шулай ук республикада күп балалы гаиләләр арта, ә менә, тулаем алганда, туучылар саны кимегән. Муниципаль районнарга гаиләләре белән шәхси эш алып барырга кушылды.
Быел балалы гаиләләргә яңа федераль ярдәм чаралары кертелә, ана капиталын озайту перспективасы бар. Кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә кискен тора – 30 нчы елга кадәр сәнәгатьтә, шул исәптән оборона, сәламәтлек саклау һәм транспортта иң зур ихтыяҗ саклана. Йомгаклау коллегиясе азагында Фидакарь хезмәт, республика һәм федераль дәрәҗәдәге рәхмәт хатлары тапшырылды.











