Лента новостей

Два года работы и тысячи мнений: история принятия Конституции Татарстана

7 ноября, 14:10

Татарстан накрыла непогода: снег, гололедица и метель: как вести себя на дорогах

7 ноября, 13:50

Программа капремонта в Татарстане почти завершена: готовность — 99 %

7 ноября, 13:32

Рустам Минниханов: Татарстан удерживает лидерские позиции в развитии институтов гражданского общества

7 ноября, 13:29

Золото и серебро в копилке Татарстана

7 ноября, 12:50

В Челнах начальника будут судить из‑за ЧП при земляных работах

7 ноября, 12:30

Вандалы разгромили остановку «Университет» в Казани: полиция ведёт проверку

7 ноября, 12:00

Опасная покупка: на отца 15‑летнего питбайкера из Татарстана завели уголовное дело

7 ноября, 11:50

Погода ухудшается: Рустам Минниханов дал поручения по обеспечению безопасности в республике

7 ноября, 11:30

Рустам Минниханов поздравил сотрудников МВД с профессиональным праздником

7 ноября, 11:00

Средняя пенсия по старости в России — 27 322 рубля: данные Социального фонда и динамика роста

7 ноября, 10:50

Путин подтвердил дату начала переговоров России, США и Украины в ОАЭ

7 ноября, 10:30
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Суббота, 7 ноября
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Зимбабве хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләрен атады

17 января 2025, 12:44
Яңалыклар (новости)
A A
Фото: пресс-служба Раиса РТ

Фото: пресс-служба Раиса РТ

2023 елда Татарстан һәм Зимбабве арасында товар әйләнеше артканнан соң, 2024 елда күрсәткечләр кимеде. Шул ук вакытта, якларның элемтәләрне үстерү өчен бик күп юнәлешләре бар, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве делегациясе белән очрашуда. Чара Казан Кремлендә узды, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.

Татарстан Зимбабвега төрле вакытта республикада җитештерелгән «КАМАЗ» автомобильләре һәм вертолетлар озатты, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең вертолетлар дөньяның күп илләренә җибәрелә. Әйтик, 2022 елда Зимбабвеның Кыргый табигать парклары идарәсе белән төрле вертолетлар сату буенча килешүләр имзаланды», — дип искәртте ул.

Моннан тыш, энергетика, машина- һәм автомобильләр төзү, аларга компонентлар җитештерү, IT, медицина һәм фармацевтика да компанияләр өчен перспективалы юнәлешләр булып тора.

Тулаем алганда, Татарстан Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан үскән төбәкләреннән берсе. Нефть табу һәм эшкәртү, шулай ук нефть химиясе республика икътисадының нигезен тәшкил итә.

«Без полимерлар эшләп чыгарабыз, авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү дә яхшы үсеш алган. Безнең республика йөк автомобильләре җитештерү буенча да алга киткән, моннан тыш, без суднолар, газ- һәм суырту станцияләре, компрессорлар да эшләп чыгарабыз», — диде Миңнеханов.

Ул шулай ук IT-өлкәләр, яңа материаллар, робототехника, нано- һәм биотехнологияләр үсешен билгеләп үтте. Моннан тыш, төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да ил күләмендә алдынгы.

Ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы да Татарстан һәм Зимбабве арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә этәргеч булырга мөмкин. Чарада катнашу хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектлар буенча эшчәнлек хакында фикер алышырга, шулай ук эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

«Зимбабве делегациясен май аенда әлеге форумда катнашырга чакырабыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кунакларга.

Тагын бер перспективалы юнәлеш – мәгариф. Татарстан Россиянең фәннең алдынгы юнәлешләре буенча тикшеренүләр үткәрелә торган әйдәп баручы фәнни үзәкләре арасына керә. Әмма, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан югары уку йортларында белем алучы 22 мең чит ил студентының уникесе генә Зимбабведан килгән.

«Безнең югары уку йортларында белем алу өчен сездән күбрәк студентлар көтәбез, — диде ул. – Бүген бездә яшьләр белән зур эш алып барыла, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итә алыр идек дип уйлыйм».

Ул бүгенге очрашуның Россия-Зимбабве хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән Зимбабве арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. Шул исәптән Татарстан Рәисе бизнес-делегацияләр белән алмашу кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Зимбабвеның җирле үзидарә һәм иҗтимагый эшләр министры Гарве Дэниэл, үз чиратында, программаның югары дәрәҗәдә оештырылуы, аның бай һәм яхшылап уйланган булуы өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шуннан соң Зимбабве Президенты Эммерсон Мнангагва әфәнденең аның коллегасы – Россия Президенты Владимир Путинга сәламен тапшырды.

«Без Зимбабве Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрнең бик җылы булуын аңлыйбыз. Һәм Россия Федерациясе ягыннан ярдәмне тоябыз. Илебезнең лидерлары СССРда белем алган», — диде Гарве Дэниэл.

Зимбабве делегациясе Татарстанда рәсми визит белән 19 гыйнварга кадәр булачак.

Читайте и смотрите также:

Илаһи сүз

Илаһи сүз

6 ноября, 19:09
Өмәдән-өмәгә

Өмәдән-өмәгә

6 ноября, 19:04
Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

6 ноября, 16:40
Кануни бәйрәм

Кануни бәйрәм

6 ноября, 14:17
Вести Татарстан MAX

Популярное

сво

Кого возьмут в «Сталинские соколы»: требования к кандидатам и условия службы

26 августа, 2026
0

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр дипломатиясе академиясе бөтен дөньядан лидерларны җәлеп итә

Рустам Минниханов напомнил о важных датах следующей недели: 4 и 6 ноября

31 октября, 2026
0

рамадан

ДУМ Татарстан назвало даты Рамадана и Ураза-байрама в 2027 году

21 августа, 2026
0

Казанская телебашня

Казанская телебашня засияет праздничной подсветкой в честь Дня народного единства и Конституции РТ

2 ноября, 2026
0

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

3 ноября, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»