Республикада барлык аучылык хуҗалыкларында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды. Бу ел саен үткәрелә торган чара. Исәпкә алуда Биоресурслар буенча Татарстан дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре катнаша. Аучылар алдында зур эш тора. Алар кардагы эзләрне өйрәнеп, махсус исәп карточкасына төшереп бара. Карточканың икенче ягына ул эзләрне тапкан урыннар билгеләнә. Кыргый хайваннарны исәпкә алу 15 нче мартта тәмамлана.











