19 нчы гыйнварда, православие динен тотучылар Хачману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә. Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм сун ыизгеләндерү йоласы башкарыла. Башкалабыз Казанда купельләр 19 гыйнвардагына кичке сәгать унга кадәр эшләячәк. Суга чуму дүрт урында оештырыла. Йола үткәрү урыннарында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен коткаручылар, ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителә.
Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк. Шуңа күрә табиблар аерым саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Кискен һәм хроник чирләр, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, тире авырулары булган кешеләргә суга керергә ярамавын искәртә.











