Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ветеран артистлары, хезмәткәрләреһәм дин әһелләре Яңа бистә Татар зиратында – РСФСРныңһәмТАССРныңхалык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны искә алып, каберен зиярәт кылып чәчәкләр куйдылар. Быел 2025 елның 15 февралендә бөек җырчының тууына 90 ел, арабыздан китүенә 6 ел булды.











