Быелгы ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан республикабызның район-авылларында чаралар, игелекле эшләр башкару инде башланды. Әйтик, Актаныш районында гимназия укучылары, әти-әниләре белән берлектә, махсус хәрби операөиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплады. Кирәкле әйберләр белән беррәттән, солдатларга күп кенә хатлар да язылды. Шулай ук укучылар видеоэлемтә аша, госпиталдә дәваланучы хәрби белән дә аралашты.











