Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Бәйрәм арты бәйрәм. Әле яңарак кына үткәреп җибәргән озын-озак бәйрәмнәрнең дәвамы булсын диптер инде, “Шәhри Казан” газетасы үзенең 35 яшьлек юбилейга әзерләнүе турында хәбәр биргән. Бәйрәмнәрнең төрлесе була, ләкин татар матбугатының мондый юбилеен бер дә күпсенмибез- яшәсен, алга таба да укучыларын ишәйтеп кинәндерсен.
“Ел башыннан ук шигърият ике әдибәсен югалтты” дип зурлап яза шул ук “Шәhри Казан” газетасы- бер-бер артлы Сәлисә апа Гәрәева белән Нәҗибә апа Сафина китеп барды. Бу дөньяга килгән hәркайсыбызның китәсен аңласак та, карап торган шәхесләребезнең гыйбрәтле язмышы күңелгә тими калмый. Милләткә риясыз хезмәт иткән шагыйрә Сәлисә апа Гәрәева гомере үз төбәгендәге картлар йортында өзелер дип күз алдына китердеме икән? Белгәндер, аңлагандыр. Шулай булмаса моннан 19 ел элгәрерәк болай дип язмаган булыр иде:””Тормыш биргән балам битем япмас, соңгы сүзләремне ишетмәс”. Әйе, үзеннән читтә яшәүче бердәнбер кызы белән соңгы ун елда бер генә тапкыр күрешкән ананың эчендә ни булганын аңлавы кыен түгелдер. Үстергән балаларыбызның игелеген күреп яшәргә язсын дип телик бу урында.
“Ашаганыбыз ашмы?” дип сорый беренче битеннән үк “Ватаным Татарстан” газетасы. Ашаган ризыгыбызның сыйфатсыз икәнлеген без болай да чамалый идек инде. Инде хәзер бу турыда сөекле депутатларыбыз да уйлана башлаган- Дәүләт думасында Россиядә җитештерелә торган продукциягә карата таләпләрне катгыйландыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткәннәр. Бу нәрсә дигән сүз? Без ни өчен сыйфатсыз ризык сатып алырга тиеш дигән сорауларны газета журналисты белгечләргә биргән. Алар нәрсә дигәннәрме? Кибеттәге арзанлы товарга кызыкмагыз- алар сыйфатсыз, еш кына зарарлы да. Ә итнең, сөт ризыкларының hәм йомырканың сыйфатлысын авылдан-үзегез белгән кешеләрдән алыгыз дигәннәр. Анысы шулайдыр, ләкин авылда да кеше бүген башлыча шул кибет ризыгына ияләнде бит инде-арзанлыгы кызыктыра.
Газетаның сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов соңгы вакытта халык теленә кергән банктагы акчаларны туңдырырга ягъни билгеле бер вактка кадәр алмаслык итәргә җыеналар дигән имеш-мимешкә үзенчә бәя биргән. Үзәк банк җитәкчелеге андый хәл булмаячак дип ике тапкыр белдерсә дә, аерым бер сәясәтчеләр бу мәсьәләне кабат күтәреп чыга. Бу инде мәгълүм спектакльдәге Бибинең “Алар тиәтергә китмәделәр” дигән ялганын хәтерләтә. Ә бу урында исә банкта акчасы булмаганнарның “Атым юк урамда- кайгым юк буранда” дип сөенгәнен генә чамалап була.
“Казан утлары” журналының гыйнвар саны онытылып укый торган әсәрләргә бай булып чыккан. Рәдиф Сәгъдинең”Хәчтерүш” романыны, Нәбирә Гиматдинованың “Изге ялган” повесте, Айдар Хәлимнең “Күрешү” хикәясе hәм Зиннур Хөсниярның “Әллүки” романының ахыры янәшәсендә Ркаил Зәйдулла белән Сөләйманның күңелгә тия торган кыю шигъри әсәләре берәүне дә битраф калдырмас.
Укудан hәм фикерләүдән тәм табып яшәргә язсын дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!











