Районның “Алтын” спорт комплексы келәмендә Татарстанның алты районыннан, Чуашстаннан, Ульяновск өлкәсеннән 150дән артык көрәшче бил алышты. Төбәкара бәйге Чүпрәленең легендар көрәшчесе, Сабантуйлар абсолют батыры Максуд Зыятдин улы Хөснетдинов истәлегенә багышланды. Көрәшчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар да фатыйха бирде.
Бил алышу берюлы ике келәмдә барды. Беренчесендә унөч яшь категориясе буенча спортчылар үз-ара иң останы ачыклады. Икенчесендә өлкән категориядәге тәҗрибәле көрәшчеләр бил алышты. Уеннар олимпия системасы буенча оештырылган. Чүпрәле халкы, район үзәгендәге, Кече Чынлы, Иске Кәкерле авылларыннан катнашкан мәктәп укучыларына зур өметләр баглыйлар. Шулар арсында Тимофей Марков та бар.
Әлеге көрәш Бәйгесе- Чүпрәле раойнының горурлыгы – көрәш остасы Максуд Хөснетдинов истәлегенә багышлануы белән дә үзенчәлекле. Ул Кече Чынлы авылыннан. Көрәш белән унөч яшеннән мавыга. Күп тапкырлар район Сабан туйлары абсолют батыры, республика ярышлары призеры була. Бүгенге бәйгене уздыруда төп башлап йөрүчеләрнең берсе — аның улы Илгиз Хөснетдинов.
Шунсы мөһим, күп санлы көрәшчеләр һәм тамашачылар җыйган әлеге спорт бәйгесе, яшь буынга ватанпәрвәрлек чарасы буларак та әһәмиятле. Бәйгене ачу тантанасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да катнашты.
Бәйге азагында һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр, кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Максуд Хөснетдинов чордашлары да бүләксез калмады.
Чулпан Әмири, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.











