Кадерле дуслар! Кәефләрегез күтәренке икәнен сизеп торам. Яз килде бит! Мартның беренче көннәреннән үк җылырак кебек тоела. Кояш та назлырак карый. Бүген-иртәгә гөрләвекләр йөгерә башлар кебек. Күңел дә матурлык, сөенечләр, кабатланмас хисләр сизенеп, хыяллар иленә алып китә. Иң-иң хыялыйлар өчен яз көне иҗат ишекләре тагын да киңрәк ачыла ул. Бүген “Сердәшханә” тапшыруы каләм тибрәтүче иҗатчыларга аеруча кызыклы булыр, дип уйлыйм. Сүзебез – күптән түгел старт алган “Иделем акчарлагы” бәйгесе турында. Бүгенге кунакларыбыз “Идел” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева һәм 2024 елгы “Иделем акчарлагы” бәйгесенең проза номинациясендә гран-при иясе Фирүзә Бикбаева.












