
Моннан нәкъ 85 ел элек Т-34 танкы серияле җитештерүгә чыккан. Т-34 1937-1940 елларда Михаил Кошкин җитәкчелегендә 183 нче заводның конструкторлык бюросында (хәзерге вакытта Малышев исемендәге транспорт машина төзелеше заводы) эшләнгән. Тәҗрибә өчен беренче ике танк 1940 елның кышында инде әзер була. Илнең югары җитәкчелегенә күрсәтү өчен аларны Харьковтан Мәскәүгә китерәләр. Мең ярым чакрым араны Т-34 яхшы үтә. Танк, чокырларны һәм траншеяларны узып, сәгатенә 54 километрга кадәр тизлек белән бара.
1940 елның 31 мартында Халык комиссарлары советының оборона комитеты 183 нче заводта һәм Сталинград трактор заводында бронемашиналар җитештерүне кичекмәстән башларга күрсәтмә бирә.











