
2025 елда Татарстаннан 50 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алачак. Юлламалар республика бюджеты хисабына тулысынча түләнә. Авыр хәлдә калган балалар муниципаль, палаткалы, хезмәт һәм мәктәп яны лагерьларында ял итә. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык балаларының ялын оештыру өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялы өчен һәр лагерьда юлламаларның 3% ы броньланган. Быелгы сәламәтләндерү кампаниясендә 550 бала “Ментальное здоровье” программасы буенча ял итәчәк.











