2025 елның 17 апрелендә бөек язучыбыз Г.Тукайга багышланган Туган тел форумы кысаларында Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үткәрелә.
Халыкара олимпиаданың дистанцион һәм республика этапларында 10 меңнән артык укучы һәм студент катнашты. Олимпиаданың йомгаклау этабына 4 чит илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырыла. Алар 3 көн дәвамында татар теле, татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре үтиләр, «Татарлар Ватан сагында» темасына проект эшләре тәкъдим итәләр.











