Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында оештырылган Kazan Halal Market ярминкәсендә булганнан соң Telegram-каналында Казан халкын һәм кунакларын әлеге мәйданчыкка килергә чакырды.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ның беренче чарасында – Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market ярминкәсендә булдык. Россия төбәкләреннән, күрше илләрдән 150 компания һәм Иран, Һиндстан, Төркия, Сенегал, Әфганстан һәм башка дәүләтләрдән килгән кунакларыбыз үзләренең хәләл продукциясен тәкъдим итте!» — дип яза республика җитәкчесе.
«Кызыклы һәм сыйфатлы әйберләр, тәмле продуктлар – шәхсән үзем тикшердем! Сез дә килегез!» — дип ассызыклый ТР Рәисе.
«Татарстан Россиядә ислам икътисадын үстерүдә алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Без хәләл сәнәгатьнең үсешенә һәм әлеге өлкәгә ярдәм итүгә аерым игътибар күрсәтәбез! Рәхим итегез!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.











