Аны Россиядә иң абруйлы һәм хөрмәтле закон чыгаручыларның берсе дип саныйлар. Аның биографиясендә — нефть предприятиесе эшчесеннән Әлмәттә нефть башкаласы җитәкчесенә кадәр. 91 нче елдан, Фәрит Мөхәммәтшин республика Парламентын җитәкли. Быел март аенда аның Татарстан Парламентын җитәкләүгә 30 ел тулды. 90 нчы еллар уртасында ул Премьер-министр булып эшләде. Минтимер Шәймиев белән тыгыз сәяси дуэтта, яңа Россия һәм хәзерге Татарстан үсешенең иң катлаулы елларын уза алды. Ә бүген Парламент Рәисе, республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов командасында — ул сәяси һәм закон чыгару кырында эшләвен дәвам итә. Фәрит Хәйрулловичның илнең сәяси системасына керткән өлешен- күп тапкырлар Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин ассызыклады.
Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көнгә кадәр Татарстан халыклары ассамблеясен, республика волейбол федерациясен, «ГАЗ-21» ретро-автомобильләр клубын җитәкли. Аны үз остазы дип күп кенә сәясәтчеләр, парламентарийлар, җитәкчеләр һәм хәтта журналистлар да саный. Безнең “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы да барлык котлауларга кушыла, һәм ихлас күңелдән Фәрит Хәйрулловичка сәламәтлек, рух ныклыгы телибез.











