Республикабызда бакчачылык ширкәтләрен бушлай газлаштыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстанда социаль программа шартларына 196 бакча ширкәтендәге 16 мең ярым йорт участогы эләгә. Бүген “Актуаль әңгәмә” сәхифәсе газлаштыру программасында катнашу процедурасына багышлана. Росреестрның Татарстан идарәсе белгече Татьяна Надысева белән Ания Гыйбадуллина сөйләшә.











