«Аулак өй — көрәш» төбәкара проектының “мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында” финал ярышлары Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә узды. Чарадан безнең репортаж.
“Аулак өй — көрәш” төбәкара проекты 2021 нче елда старт ала. Яшь буында мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә кызыксынуын арттыру, җәлеп итү, милли мирасны баету, саклау максатыннан биш ел дәвамында «А
улак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби бәйгеләр үткәрә.
“Аулак өй — көрәш” төбәкара проектының мәктәпкәчә белем оешмалары арасында финал ярышлары Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә узды.
Бүгенге көндә проект Татарстан Республикасының төрле районнарында, төбәкләрдә иҗади шәхесләр белән һәм гаиләләр өчен әдәби бәйгәләр уздыра.
Финал бәйгесендә башкалабызның 6 балалар бакчасы арасыннан иң күп китап укучы нәниләр командасын билгелиләр. Җиңүчеләр: “татар телендә белем учрежденияләре” һәм “катнаш төрдәге балалар бакчалары” номинацияләрендә бәяләнә.
Алия Галиуллина, Ания Гыйбадуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.










