Мәктәп укучыларының җәйге каникулы башланды. Шул уңайдан Республикада мәктәп яны лагерләре эшли башлады. Каникул чорында Татарстан мәчетләрендә дә җәйге ялны файдалы үткәрү өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла. Биредә әхләк дәресләре, музейларга сәяхәт, остаханәләр каралган. Әйтик, киләсе атнадан ягни 2 нче июннән башкалабызның Гаилә мәчетендә кызлар өчен җәйге смена башлана.











