Шушы көннәрдә «Ногай» кунакханәсенең Тукай залында «Яңа әсәрләр” дип исемләнгән китапны тәкъдим иттеләр. Әлеге басманың өч талантлы авторы белән мавыктыргыч очрашу, кызыклы әдәби сюжетлар турында фикер алышу чарасыннан алдагы язмада.
Бер китап – өч әсәр! Татарстан Рәисе каршындагы телләр коммиссиясе ярдәме белән Татарстан язучылар берлеге оештырган яңа әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңү яулаган әсәрләр, ниһаять, укучы кулына эләкте. Фирдүс Гыймалтдиновның “Шом” повесте! – ул бәйгедә 1 нче урынны алган иде. 2нче урын иясе -“Әлләче, татар-малай”повесте. Аның авторы – язучы,журналист, публицист — Марат Әмирханов. Өченче әсәр Лилия Гыйбадуллинаның “Әлиф ләм мим” повесте. Яңа әсәрләрне тәкъдим итү — повестьләрдән өзекләр уку белән башланып китте. Иң элек Марат Әмирхановның әсәрен тыңладык.
Әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен атаганда әдәбият галиме, филология фәннәре докторы
Дания Заһидуллина «Шом» повесте турында: “Бик заманча повесть, галәмне дә, заманны да, кешене дә берләштереп, кызыклы гына әсәр язылган. Сискәндерә дә, шомландыра да.” -дигән иде. Китап сөючеләр дә бу сүзләр белән килеште.
Шагыйрә һәм язучы Лилия Гыйбадуллинаның “Әлиф ләм мим” повестендә — Арча педагогия училищесы остазлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышы сурәтләнә.
Әсәрләрнең кыскача эчтәлеге белән танышканнан соң язучылар белән аралашу, кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге булды.











