Корбан бәйрәме көнендә шәһәр халкын мәчетләргә кадәр алып бару өчен Казанда иртәнге сәгать 2дән 6, 10, 15, 30нчы номерлы автобуслар, шулай ук 2нче троллейбус йөриячәк. Бу хакта шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбедә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.











