Яшүсмерләр җәйге каникул чорында вакытлыча эшкә урнашырга теләсә, эш табу өчен Татарстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакыралар. Интернет-порталларда яки игъланнар урнаштыра торган сайтларда да вакансияләр табарга була. Эш белән тәэмин итү үзәге аша урнашуның уңай ягы – яшүсмергә хезмәт хакына 2мең 650 сум өстәп түләнәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, үткән ел җәйге чорда яшүсмерләрнең уртача хезмәт хакы 21 мең 650 сум тәшкил иткән.
Җәйге чорда хезмәт базарында сезонлы бизнес белән бәйле вакансияләр арта. Бу туңдырма сатучы, аттракцион паркларында хезмәт күрсәтүче, электр самокатларын парковкага җыючы, авыл хуҗалыгында, лагерь һәм шифаханәләрдә төрле эшләр булырга мөмкин.











