Ел саен, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева тәкъдиме белән,Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен концерт оештырыла.
Иң эчкерсез тамашачылар, Винера ханымның җырларына бик теләп кушыла. Җырлап та, биеп тә күрсәтәләр. Күңелле чара Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, Винера Әхәт кызының укучылары көче белән әзерләнә.











