Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре белән килде. Аны самолет баскычы янында кыргызлар кадерле кунакларга бирә торган милли тәм-том — боорсок белән каршы алдылар.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында әлеге очрашудан фото урнаштырган. «Без чәкчәкне генә яратмыйбыз. Кыргызстанда кунакларны самолет янында милли тәм-том — боорсок белән каршы алалар. Бу — төче камырдан пешерелгән сумса. Аны балга манып ашыйлар. Барыбер чәкчәк килеп чыга», — дип язган Галимова.











