Бүгеннән, 9 нчы июньнән — башкалабыз Казанда Минск көннәре уза. Ике көн дәвамында эшлекле очрашулар, ярминкәләр, шулай ук спорт һәм мәдәни чаралар планлаштырылган. Төп вакыйга булып бүген Казан ратушасында «Минск һәм Казан: икътисадый бизнес-форумы була. Программа кысаларында Беларусь делегациясе төрле предприятеләргә баруы көтелә. Шулай ук бай мәдәни программа да каралган. Минск көннәре Казанда Татарстан белән Беларусь арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту өчен оештырыла.











